ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Атна ахырында Татарстанга Михаил Бабичның килүе көтелә

28 июнь 2018, 15:48

Моннан тыш, атна ахырында Татарстанга Казахстаннан да зур делегация килүе көтелә.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Атна ахырында Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның килүе көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

Эшлекле сәфәрнең программасы әле әзерләнә генә. Бабич сәфәренең төгәл мәгълүматлары аның килү вакыты алдыннан билгеле булачак, диде Галимова.

Моннан тыш, атна ахырында Татарстанга Казахстаннан зур делегация килүе көтелә. Алар арасында Актүбә өлкәсе хакиме Бердыбек Спарбаев һәм Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хакиме Алтай Кульгинов булачак, дип хәбәр итте Казан Кремле вәкиле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10