ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Илдар Гыйльметдинов: Студентлар арасында спортны үстерү - өстенлекле мәсьәләләрнең берсе

28 июнь 2018, 14:07 , Фото: Михаил Захаров

Илдар Гыйльметдинов: Студентлар арасында спортны үстерү - өстенлекле мәсьәләләрнең берсе Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе студентлар арасында спорт командалары оештырырга кирәк, дип саный.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Студентлар арасында спортны үстерү - өстенлекле мәсьәләләрнең берсе, шуңа күрә студентлар арасында спорт командалары оештырырга кирәк. Бу тәкъдимне IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте.

"Студентларны спортка тагын да якынайтырга телибез. Төп максатыбыз - яшьләр арасында спортны үстерү һәм спорт командалары оештыру. Югары уку йортларында, вузларда белем алучы студентлар белән эшләүдә яңа проектлар кирәк, моңа бәйле рәвештә без аларның төрле чараларда активлыгын күрәчәкбез", - диде ул.

Илдар Гыйльметдинов футбол чемпионатына карата да үз фикерләрен җиткерде. "Спорт өлкәсенә кагылган барлык вакыйгалар безнең республика өчен уңай нәтиҗә бирә. Казандагы чемпионат уңышлы бара, кызыксынып күзәтәм. Бу проект республикабыз өчен әһәмиятле. Студентлар спорты үсеше өчен дә зур этәргеч булсын иде", - диде ул.

Илдар Гыйльметдинов студентлар командасына финанс яктан ярдәм кирәк булуын да әйтте. "Кызганыч, бездә профессиональ спортчылар командаларына гына игътибар бирәләр. Ләкин студентлар командасын финанслау күпкә отышлырак була ала. Алар өчен җан атарга, студентларны дәртләндереп торырга килүче җанатарлар да күп булыр иде. Арабызда талантлы студентлар күп, шуңа күрә аларны югалтмаска, вакытында ярдәм итәргә кирәк", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10