ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы Мәскәүгә килгән

28 июнь 2018, 11:50 , Фото: muslim.ru

Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы Мәскәүгә килгән Мәдинә шәһәреннән килгән мактаулы кунак Әс-Сәед Халид Әхмәд әт-Таяр әл-Хәсәни якшәмбе мәктәбе һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышкан.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы Мәскәүгә килгән. Бу турыда Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

25 июньдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) турыдан-туры нәсел дәвамчысы Әс-Сәед Халид Әхмәд әт-Таяр әл-Хәсәни Мәскәүнең «Дар» мәдәни үзәгендә булган. 

Мәдинә шәһәреннән килгән мактаулы кунак үзәк эшчәнлеге, шул исәптән якшәмбе мәктәбе һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышкан.

Очрашудан соң, «Дар» мәдәни үзәгендә төрле темага семинарлар үткәрү турында килешү төзелде, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10