ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда авариядә алты кеше имгәнгән

28 июнь 2018, 09:13

Татарстан номерлары булган "Киа" джибы һәм Ямал-Ненец округыннан килгән "Опель" иномаркасы кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Казан янындагы юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Шулар арасында җиде яшьлек бала да бар. "Татар-информ" агентлыгында бу урыннан видео барлыкка килде.

Авария Идел аша күпер тирәсендә "Малиновка" контроль постыннан ерак түгел урында булган. Татарстан номерлары булган "Киа" джибы һәм Ямал-Ненец округыннан килгән "Опель" иномаркасы кара-каршы бәрелешкән. Ике машина да җитди җимерелгән.

Авариядә имгәнгән кешеләрнең барысын да 12нче хастаханәгә илткәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10