ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстан мөселманнары җыены Чишмәдә була

28 июнь 2018, 08:45

Чарада Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашачак.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). 30 июньдә Чишмә районында Башкортстан мөселманнарының XV җыены үтәчәк. Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хөсәен-бәкне искә алу өчен килә. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Җыен вакытында “Мин Исламны өйрәнәм” төбәкара балалар һәм үсмерләр конкурсы, Башкортстан имамнарының тантаналы җыелышы, өйлә намазы, бәйрәм төшке ашы, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашачак.

  • Җыен Чишмә бистәсендәге Парк урамындагы Мәдәният сараенда була. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10