ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Герхард Шредерга Казан Кремле буенча экскурсия оештырылды

27 июнь 2018, 20:47

Германиянең элеккеге канцлеры республикадагы уңай үзгәрешләргә игътибарны юнәлтте.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең элеккеге канцлеры һәм “Роснефть” компаниясе Директорлар советы рәисе Герхард Шредер белән очрашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрәҗәле кунак өчен Казан Кремле буенча экскурсия оештырылды. Татарстан Президенты аңа Губернатор сарае янындагы карау мәйданчыгыннан “Kazan-Arena” стадионын һәм башка спорт объектларын күрсәтте.

Аннары Губернатор сараеның Камин залында узган фикер алышуда Рөстәм Миңнеханов белән Герхард Шредердан тыш, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Шредер Татарстанның беренче президентына, хәзер Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка матур теләкләрен тапшырды һәм Казан Кремленең мактаулы кунаклары китабына язды. Аерым алганда, ул республикадагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10