ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Германиянең элеккеге канцлеры Татарстан башкаласындагы үзгәрешләргә бәя бирде

27 июнь 2018, 19:51 , Фото: president.tatarstan.ru

Германиянең элеккеге канцлеры Татарстан башкаласындагы үзгәрешләргә бәя бирде Шредер 2018 елгы Дөнья чемпионатын Казанга килү өчен сәбәп дип белдерде.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Германиянең элеккеге федераль канцлеры һәм “Роснефть” компаниясе Директорлар советының гамәлдәге рәисе Герхард Шредер Татарстан Президенты белән очрашудан соң Казандагы үзгәрешләргә бәя бирде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с Председателем Совета директоров  ПАО «НК «Роснефть» Герхардом Шрёдером.

Сәясәтче шәһәрнең үзгәрүен билгеләп үтте. Ул Казанга килергә һәм истәлекле урыннарга игътибар итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, Шредер “Кол Шәриф” мәчетен һәм Татарстан башкаласы үзәгенең яңартылуын исәпкә алды.

Германиянең элеккеге федераль канцлеры Футбол буенча дөнья чемпионаты – “Казанга килү өчен сәбәп” диде. Ул Казанга Германия белән Көньяк Корея җыелма командалары уенын карарга килгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10