ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Дин

Чистайда конфессияара футбол матчы үткәрелде

27 июнь 2018, 19:36 , Фото: Илгиз Шәкүров фотолары

Чистайда конфессияара футбол матчы үткәрелде Командаларның берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уйнады.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Чистай мөхтәсибәтендә Россиядә FIFA дөнья чемпионатына багышланган футбол буенча конфессияара матч үткәрелде. Иптәшләрчә матчта республика имам-мөхтәсибләре һәм Чистайның “Дуслык” һәм “Дружба” епархиясенең катнаш командалары уйнадылар. Командаларның берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уйнады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә FIFA дөнья чемпионатына багышланган футбол буенча матч Чистайда Татарстан имамнары съезды кысаларында узды. Анда ГТО нормаларын тапшыру буенча бөтенроссия акциясендә республиканың мөхтәсибәтеннән 22-70 яшьләрдәге 80нән артык вәкил катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10