ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самарада татар балаларын “Яктылык” мәктәбенә беренче сыйныфка җыялар

27 июнь 2018, 14:31

Шәһәренең мәгариф департаменты тагын бер өстәмә беренче сыйныф тупларга рөхсәт биргән.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Самарада татар балаларын “Яктылык” мәктәбенә беренче сыйныфка җыялар. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Самар шәһәренең мәгариф департаменты 2018-2019 уку елына “Яктылык” мәктәбенә тагын бер өстәмә беренче сыйныф тупларга рөхсәт биргән.

“Яктылык” мәктәбендә балалар татар гореф-гадәтләрен үзләштерәләр. Балаларыгызны, оныкларыгызны “Яктылык” мәктәбенә китерегез", дип чакыралар әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10