ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән

27 июнь 2018, 11:51 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән Фаҗига Баграж-Никольское авылында килеп чыккан.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Баграж-Никольское авылында 56 яшьлек ир-атның батып үлгәнлеге хакында хәбәр алынган.

Шаһитлар 7нче зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә ир-атның үле гәүдәсен судан алып чыгарга булышкан.

Ачыкланганча, ир-ат коеныр өчен яраксыз булган су буенда ял иткән һәм коенырга уйлаган. Ярдан ун метрлап киткәч, ул күздән югалган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10