ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан коткаручылары йортка ауган кранны сүтә башлады

27 июнь 2018, 10:54 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казан коткаручылары йортка ауган кранны сүтә башлады Әлеге хәл Совет районының Альберт Камалиев урамында килеп чыккан.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Казан янгын сүндер-коткару отряды йортка ауган кранны сүтә башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” кичә көчле җил аркасында Казанда Альберт Камалиев урамындагы 18 катлы йортка кран ауганлыгын хәбәр иткән иде.

Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кран конструкциясен күтәртү механизмы ярдәмендә күчерергә әзерли. Алар әлеге процессны җиңеләйтү өчен кранны сүтә. Шулай ук гидравлик җиһаз ярдәмендә куркыныч тудыручы эленеп торган элементлар алына.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10