ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан Диния нәзарәте Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлый

26 июнь 2018, 21:17 , Фото: dumrt.ru

Татарстан Диния нәзарәте Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлый Дәресләр 1 августка кадәр, ягъни бер ай дәвамында барачак.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте 1 июльдән Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлап җибәрә. Дәресләр атнаның һәр шимбәсендә - Казанның “Әниләр” мәчетендә, якшәмбе көннәрендә “Галиев” мәчетендә узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗ кылырга баручылар өчен әзерлек дәресләре өйлә намазыннан соң 12 сәгать 30 минутта башлана. Дәресләр 1 августка кадәр, ягъни бер ай дәвамында барачак. 

Дәресләрдә Хаҗның әһәмияте һәм төрләре, Хаҗ һәм Гомрә кылуның фарыз һәм вәҗибләре турында сөйләячәкләр. Сүз ихрам (ир-ат өчен махсус кием), тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа хакында да барачак. Булачак Хаҗиларга хаҗның ничек башкарылуы, хаҗ гамәленә ният кылу, нәфел намазын уку турындагы үзенчәлекләр турында да белешмәләр биреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10