ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Меркель Казанга Германия җыелмасы матчына килми

26 июнь 2018, 17:24

Канцлер Татарстан башкаласына парламент атнасы булу сәбәпле килә алмый.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Германия канцлеры Ангела Меркель Казанда 27 июньдә узачак Германия - Көньяк Корея матчына килми. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Парламент атнасы булу сәбәпле, мин Казандагы матчта катнаша алмыйм”, - дигән канцлер. Ул немец җыелмасының плей-оффка чыгуына өметләнүен өстәп әйткән.

  • Германия - Көньяк Корея матчы “Казан Арена” стадионында 27 июньдә уза. Матч 17.00 сәгатьтә башлана.

“Татар-информ” Германия җыелмасының Казанга килүен хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10