ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эссе булу сәбәпле, Казанда бер көн эчендә 12 кеше зыян күргән

26 июнь 2018, 16:45

Татарстан башкаласында тәүлек эчендә 1313 кеше ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Казанда, эссе булу сәбәпле, үткән тәүлектә 12 кешегә ярдәм кирәк булган. Бу хакта “Татар-информ”га Казанның ашыгыч ярдәм станциясендә сөйләделәр.

Казан мэриясе мәгълүматлары буенча, соңгы ике көндә кичектергесез ярдәмгә 100 – 150 кеше мөрәҗәгать иткән. “Кагыйдә буларак, ярдәм урта яшьтәге кешеләргә кирәк булган”, - диелгән мэрия хәбәрендә.

Татарстан башкаласында тәүлек эчендә төрле гозер белән 1313 кеше ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10