ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

25 июнь 2018, 18:23 , Фото: Александр Эшкинин

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика халкына һәм кунакларга уңайлы экологик шартлар тудыру буенча тәүлек дәвамында көчәйтелгән режимда эшли. Чемпионат объектларына якын территорияләрнең санитар-экологик торышы тикшерелеп тора. Бу хакта бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков әйтте.

Аның сүзләренчә, министрлык, Росприроднадзор белән берлектә, Куйбышев сусаклагычы яр буйларын тикшерә. Моннан тыш, табигый сулыклар сыйфаты тикшерелә. Министр, сәнәгать предприятиеләреннән чыккан пычратучы матдәләр күләмен реаль вакыт режимында контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче уникаль “Фламинго” системасы гамәлдә булуын белдерде. Александр Шадриков өченче транспорт дамбасы янында Казансу елгасында су пробасы алынуын әйтте.

“Тулаем алганда, Казанда 5 күчмә лаборатория эшли. Алар якын-тирә районнарда да вазгыятьне күзәтә. Санитар икеайлык барышында чемпионат объектлары тирәләре тикшерелде. Туристик маршрутларга игътибар бирелде. Барлыгы 235 тикшерү үткәрелде. Хәзерге вакытта дәүләт инспекторлары көн саен чемпионат объектларына якын территорияләрнең санитар-экологик торышы тикшереп тора. Казанга килгән футбол командалары урнашкан урыннар җентекләп тикшерелә”, - диде министр.

Александр Шадриков ФИФА кысаларында министрлыкта прокурорлар катнашында эшче төркем утырышлары үткәрелгәнен белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10