ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның ике шәһәре Россиянең иң яхшы моношәһәрләре исемлегенә керде

25 июнь 2018, 16:54 , Фото: mert.tatarstan.ru

Татарстанның ике шәһәре Россиянең иң яхшы моношәһәрләре исемлегенә керде 10 ел эчендә Татарстанның моношәһәрләрендә 7 мең яңа эш урыны булдыру һәм 19 млрд күләмдә капитал җәлеп итү планлаштырыла.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләре узган ел нәтиҗәләре буенча, Россиянең күппрофильле муниципаль берәмлекләре рейтингы унлыгына кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасында республиканың Икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашкан. Ул Татарстанда моношәһәрләр үсеше яңа эш урыннары булдырырга һәм шәһәр мохитен яхшыртырга ярдәм итә, дип белдерде. Ун ел эчендә республиканың моношәһәрләрендә 7 мең яңа эш урыны булдыру һәм 19 миллиард күләмдә инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла, дип белдерде министр.

“Моношәһәрләрне комплекслы үстерү” программасының бер күрсәткече булып, көндәлек тормышның биш адымын яхшыртуны тормышка ашыру тора. Узган елда Алабугада төзекләндерү буенча биш проект уңышлы гына тормышка ашырылган. Шул исәптән “Иске Мәйдан” паркына, Сарай мәйданына һәм Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгының күргәзмәләр залына реконструкция ясалган. Шулай ук Л. П.Нечаев исемендәге сквер төзелгән.

2017 елда Яр Чаллыда 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелгән, Тукай исемедәге яр буе, Тинчурин бульвары, Азатлык мәйданы һәм Шишкин бульвары төзекләндерелгән. Моношәһәрләрне үстерү Фонды линиясе буенча, хәзерге вакытта Чаллыда сәнәгать зонасындагы юл инфраструктурасын төзекләндерү буенча берничә проект эшли.

Илнең 319 моношәһәрләре арасыннан унлыкка Күмертау (Башкортстан), Заречный (Пенза өлкәсе), Таштагол һәм Полысаево (Кемерово өлксе), Губкин (Белгород өлкәсе), Мирный (Якутия), Павловск (Воронеж өлкәсе) һәм Красный Яр (Омск өлкәсе) шәһәрләре кергән.

2016 ел нәтиҗәләре буенча 125 муниципалитет арасында, җирле үзидарә органнарының активлыгын һәм эффективлыгын билгеләүче рейтингны беренче тапкыр, моношәһәрләрне үстерү Фонды төзегән. 2017 елда анда Росиянең барлык 319 моношәһәре дә катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10