ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән

25 июнь 2018, 16:21

Төркия эчке эшләр министрлыгы үткән сайлауларга караганда быелгы сайлауның тынычрак үтүен белдерә.

(Истанбул, 25 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә кичә үткән президент һәм парламент сайлаулары вакытында Эрзурум төбәгендәге Караязы районында тавыш бирергә килгән ике гаилә арасында гауга чыккан. Утлы корал куллану нәтиҗәсендә ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы Мәһмәт Сыддык Дурмаз һәм Агит Язан дигән кеше һәлак булган, 3 кеше яраланган. Бу турыда Әрзинҗан губернаторлыгы, “Әврансал”, “Йеничаг” җирле матбугаты,”MYNET” интернет порталы һәм башка медиа корылышлары хәбәр итә.

Сайлау вакытында ил буенча 362 канун бозу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгы белдергәнчә, алар тавыш бирү бюллетенен фотографиягә төшерергә омтылудан гыйбарәт.

Тулаем алганда, Төркиядә 24 июньдә үткән сайлауларның моннан алдагы 4 сайлауга караганда тынычрак узуы әйтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10