ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

25 июнь 2018, 15:38 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә Республикада эссе һава торышы сакланачак.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10