ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

25 июнь 2018, 14:59 , Фото: mchs.tatarstan.ru

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә Урында 5 янгын сүндерү машинасы, 14 үзбушаткыч, 3 трактор һәм 4 бульдозер эшли.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерүен дәвам итә, дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Орел авылы янындагы полигонда каты көнкүреш калдыклары өеменә ут кабуы хакында хәбәр иткән иде. Янгынның мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Утны сүндерүгә бульдозерлар һәм үзбушаткычлар җәлеп ителгән.

Кичә биредә ике сәгатьтән артык Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ка-32 вертолеты эшләде. Ул чүп-чар өеменә биш тоннага якын су сипте.

Бүген иртән ул су сибү өчен тагын һавага күтәрелде. Хәзерге вакытта урында 5 янгын сүндерү машинасы, 14 үзбушаткыч, 3 трактор һәм 4 бульдозер эшли. Янгынны сүндерү өчен 70 кеше җәлеп ителгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10