ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде

25 июнь 2018, 10:02 , Фото: kzn.ru

Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде Илсур Метшин Казан Башкарма комитетында социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләренә кураторлык иткән элеккеге җитәкченең эшенә нәтиҗә ясады.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Дамир Фәттаховка «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» хөрмәтләү билгесен тапшырды.

Фәттахов Башкарма комитет җитәкчесе вазифасында социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләренә кураторлык итте. Узган атнада ул Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде.

Илсур Метшин Дамир Фәттаховның Башкарма комитеттагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

«Без аның белән танышкан вакытта, ул Казан шәһәр Думасының иң яшь депутатларыннан берсе иде. Үзе туып үскән Киров районында ул сайлауда җиңеп депутат булды. Аннан соң, Яшьләр эшләре комитеты вәкиле буларак, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы сыйфатында зур эш башкарды», - дип искәртте Илсур Метшин.

Мэр Киров һәм Мәскәү районнарында сәнәгать, бизнес, тузган торакка бәйле мәсьәләләрнең кискен торуын билгеләп үтте.

Дамир Фәттахов, үз чиратында, күрсәткән ышанычлары өчен хезмәттәшләренә һәм мэрга рәхмәт җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10