ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

24 июнь 2018, 17:51 , Фото: Лейла Хакимова

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

(Арча, 24 июнь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Урта Бирәзә авылында узган Сабан туйда Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булып калды. Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Абсолют батырга автомобильне "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов һәм аның әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырды.

"Бүген чын көрәш күрсәтә алдык дип уйлыйм. Кайлардан гына килмәгәннәр, көндәшләр көчле иде. Арчалылар көрәш спортын ярата икән, күп халык таралмыйча күзәтте. Мин бик шат, өстәвенә бүләкне танылган шәхесләр тапшырды", - диде батыр.

Раил Ренат улы Нургалиев - дөнья чемпионы, Татарстан Республикасы милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Россиянең билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10