ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркиядә сайлау вакытында хокук бозуга зарланганнар

24 июнь 2018, 17:17

Төркиянең Халыклар демократиясе прокурд партиясе Югары сайлау комитетына (ВИС) шикаять белдергән.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Төркиянең Халыклар демократиясе прокурд партиясе Югары сайлау комитетына (ВИС) шикаять белдергән. Шикаятьтә президент һәм парламент сайлаулары вакытында илнең көньяк-көнчыгышында хокук бозулар турында әйтелгән. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән РИА Новости яза.

“Безнең партия вәкиле Шанлыурфа провинциясенең Суруч шәһәрендә сайлау участокларында тавыш бирү барышында булган хокук бозулар турында ВИСка шикаять язды. Аның шикаятендә әйтелгәнчә, әлеге участокларда сайлаучыларга коралланган төркемнәр тарафыннан янау, бер кешенең берничә бюллетень куллану очрагы, шулай ук безнең партиянең күзәтүчесенә һәм сайлау комисииясе хезмәткәрләренә һөҗүм итү булган. Бу хәлләрне кичекмәстән тикшерергә кирәк”, - дип хәбәр итә Халыклар демократиясе партиясе матбугат хезмәте.

Вакытыннан алда президент һәм парламент сайлау өчен якшәмбе көнне сайлау бюллетеньнәренә кергән фамилияләр: Төркиянең хәзерге президенты Реджеп Тайип Эрдоган (идарә итүче Гаделлек һәм үсеш Партиясеннән), Мөхәррәм Индже (Халык-республикасы төп оппазицион партиясеннән), Селахаттин Демирташ (Халыклар демократиясе прокурд партиясеннән), Мераль Акшенер (Яхшы партиядән), Темель Карамоллаоглу (Бәхет партиясеннән) һәм Догу Перинчек (“Ватан” партиясеннән). Президент сайлаулары белән беррәттән парламент сайлаулары да уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10