ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Согуд Гарәбстаны юлларында машина йөртүче беренче хатын-кызлар барлыкка килде

24 июнь 2018, 13:10

Күпьеллык тыюлардан соң, быел хатын-кызларга машина йөртү таныклыгы алу хокукы бирелде.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Согуд Гарәбстанында якшәмбе көнне хатын-кызлар үз машиналарында корольлек урамнарына чыкты. Аларга машина йөртү таныклыгы алу һәм автомобиль белән идарә итү хокукы рөхсәт ителгән декрет гамәлгә керде. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Юлларда руль артында йөзләгән хатын-кыз пәйда булды һәм бу көнне тарихи көн дип атадылар.

2017 елда Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Абдул-Азиз ас-Соуд карар кабул итте. Аңа бәйле рәвештә, 2018 елда илдәге хатын-кызларга машина йөртү таныклыгы һәм автомобиль белән идарә итү хокукы рөхсәт ителде.

Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга машина йөртү 1990 елда тыелган иде, ләкин бу җирле законнарда берничек тә язылмаган. 2018 елга кадәр бу ил, дөньяда язылмаган закон гамәлдә булган бердәнбер ил иде.

Согуд Гарәбстанында, хатын-кызларга руль артына утыруга рөхсәт сорап, петициягә кул кую һәм корольгә мөрәҗәгать итүне берничә тапкыр эшләп карадылар. Протест итеп кайбер хатын-кызлар руль артына да утырды. Ләкин аларга моның өчен штраф сугылды яки сак астына җибәрелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10