(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Польша җыелма командасы Казан-Арена стадионында матч алдыннан рәсми тренировка уздырды. Команда 24 июнь көнне дөнья чемпионаты матчында Колумбия җыелмасына каршы уйнаячак.
Поляклар Казанга 23 июнь көнне көндез килделәр. Кич матбугат конференциясе һәм Казан-Аренада рәсми тренировка уздырдылар.
Польша белән Колумбия җыелмалары уены Казанда 14 июнь көнне узачак һәм Татарстан башкаласында дөнья чемпионаты матчының өченче матчы булачак. Турнирның беренче уенында поляклар Сенегал командасына 1:2 исәбе белән җиңелде – поляк командасының бердәнбер голын ярымсакчы Гжегож Крыховяк кертте.