ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районыннан 12 егетне армия сафларына озаттылар

23 июнь 2018, 19:00

Тиздән солдат буласы 12 егетнең барысы да диярлек югары я махсус урта белемгә ия.

(Әлки, 23 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә. Хәрби хезмәт яшендәге әлкилеләрнең беренче төркеме инде армия сафларында, үзләре өчен өр-яңа тормышка ияләшеп килә. Ә 20 июнь иртәсендә хәрби комиссариат йортыннан туганнары һәм дуслары егетләребезнең тагын бер төркемен озатып калдылар, дип яза җирле басма.

 

Тиздән солдат буласы 12 егетнең барысы да диярлек югары я махсус урта белемгә ия. Ә Алексей Васюткин әле Чистайда өстәмә укып хәрби-исәп һөнәрен үзләштергән: ул, мөгаен, алдагы бер ел гомерен сугышчан машина руле артында үткәрер.

 

 

Станислав Матюшкин югары белем алырга өлгергән – Казан техник университетында укып приборлар төзү буенча белгечлек алган. Дмитрий Тулаев Казан педагогика көллиятен тәмамлап кына калмыйча, бергә укыган Янага өйләнергә өлгергән. Яшьләрнең 10 айлык бәбиләре дә бар инде! Бил- геле, Дмитрийга аларны калдырып китү ансат түгел, әмма ул сынатмаска тырыша, бер ел озак вакыт түгел, түзәрбез, дип хатынын да, үзен дә юата.

Иске Чаллы егете Фирзәр Галләмов – югары белемле юрист, Бибай Чаллысыннан Рәзил Сафиуллинның да техникум белеме бар. Рәсим Хәйбуллин да техникумны кызыл диплом белән бетергән… Кыскасы, Әлкидән армиягә әйбәт әзерлекле егетләр китә.

– Алар нигездә Оренбург өлкәсендәге район шефлык иткән частька җибәрелер дип көтәбез. Берничә кеше Севастопольдәге диңгез флотында хезмәт итәчәк. Һәм, мөгаен, кемгәдер Көнбатыш хәрби округында хезмәт итү бәхете елмаер,– диде район комиссары Виктор Лаврентьев, каршына тезелеп баскан призывникларга һәм аларны озатучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук үз киңәшләрен җиткерде, алдагы берничә көндә егетләрне нәрсә көткәнен аңлатты.

Армиягә китүчеләргә район башлыгы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев та үз теләкләрен җиткерде һәм һәрберсенә истәлеккә кул сәгатьләре бүләк итте.

Озату минутлары үтеп тә киткән икән. Менә автобуска утырырга дигән команда яңгырады. Әти- әниләр, дус-туганнар призывникларны кабат кочаклап, соңгы сүз-киңәшләрен әйтергә ашыктылар.

Быелгы язгы чакырылышта районның өч дистәләп ир-егете армиягә алынырга тиеш. Җиткерелгән бирем инде үтәлеп килә: 30 июньдә тагын бер төркемне озатачакбыз, һәм ул соңгысы да булачак. Әйбәт хезмәт итеп, күп нәрсәгә өйрәнеп һәм рухларын ныгытып, чын ир-егет булып, имин генә әйләнеп кайтсын улларыбыз, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10