ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ике машина бәрелешеп, өч кеше имгәнгән

23 июнь 2018, 14:27 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чаллыда ике машина бәрелешеп, өч кеше имгәнгән Һәлакәт бүген иртән Моторная урамында булган.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда ике автомобиль бәрелешеп, өч пассажир имгәнгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 54 яшьлек ир-ат идарә иткән “Лада Ларгус” белән 51 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Киа Соренто” бәрелешү турындагы хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына килгән 54нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән һәм җимерелгән автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.

Юл-транспорт һәлакәтендә ”Лада” автомобиле пассажирлары зыян күргән. Бигрәк тә 51 яшьлек хатын-кыз күпсанлы имгәнүләр алган.

“Лада”ның калган ике пассажиры - 30 яшьлек һәм 61 яшьлек хатын-кызлар бәрелеп имгәнгән һәм баш мие селкенгән. Зыян күрүчеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10