ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән

23 июнь 2018, 10:26 , Фото: соцсети

Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән Пассажир хатын-кыз автомобиль тәрәзәсеннән очып чыккан.

(Чаллы, 22 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда иномарка эстакадага килеп бәрелгән, пассажир тәрәзәдән очып чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрләр.

Социаль челтәрләрдә кичә Чаллы ТЭЦ тирәсендә булган коточкыч һәлакәт фотолары чыкты. “КИА” автомобиле эстакадага килеп бәрелгән.

Шаһитлар машина йөртүченең исерек булуын, әмма нык зыян күрмәвен хәбәр итә. Ир-атны җитди җәрәхәтләрдән куркынычсызлык мендәре коткарган. Ә пассажир хатын-кыз автомобиль тәрәзәсеннән очып чыккан.

Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, җимерелгән машинаның йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыннан качып киткән. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10