ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Спорт

Казанда Сабан туе бүләгенә атлар чабышында 1,5 млн сум уйнатыла

23 июнь 2018, 11:32

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ат спорты ярышларын карарга планлаштыра.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Казанда Сабан туе бүләгенә ат чабышларында приз фонды 1 млн 650 сум тәшкил итә. Казан ипподромына килүчеләрне барлыгы 12 узыш көтә.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ат спорты ярышларын карарга планлаштыра.

Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана һәм концерт программасы белән үрелеп барачак. Соңгы чабыш 19 сәгатьтә башлана.

  • Ат чабышлары узу сәбәпле, Казан ипподромы аша йөри торган 3 номерлы троллейбус маршруты эше 15.00 сәгатьтән көчәйтелә. “Җиңү проспекты" метро станциясе тукталышыннан Үзәк мәдәният һәм ял паркына ипподром аша өстәмә шаттл йөриячәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10