ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Яңартылган Кабан күле ярында бүген татарча рок яңгыраячак

23 июнь 2018, 12:40 , Фото: Рамиль Гали

Яңартылган Кабан күле ярында бүген татарча рок яңгыраячак Татар альтернатив музыка вәкилләре чыгышы 20.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңартылган Кабан күле ярында бүген татар җыры яңгыраячак. Бу хакта Gauga төркеме хәбәр итә.

“Биредә без татар телендә җиңелчә рок башкарырбыз. Рәдиф Кашапов башлый, Оскар Юнысов дәвам итәчәк, - дип үз тамашачысын чакыра музыкантлар социаль челтәрләр аша. - Яңартылган Кабан күле буенда бу беренче музыкаль вакыйга булачак. Җәйге кичегезне безнең белән үткәрегез”.

Җиңелчә рок Камал театрына якын мәйданда 20.00 сәгатьтә яңгырый башлый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10