ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кайбыч районы башлыгы чиркәү төзелешенә 100 мең сум акча биргән

23 июнь 2018, 01:00 , Фото: kaibicy.ru/

Кайбыч районы башлыгы чиркәү төзелешенә 100 мең сум акча биргән Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве төзелешенә төрле конфессия вәкилләре акчалата ярдәм итә.

(Кайбыч, 23 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин).  Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве төзелешенә төрле конфессия вәкилләре акчалата ярдәм итә. Төзелеш барышы хакында Чүти авыл җирлегенең Ветераннар советы рәисе Василий Уткиннан белештек, дип яза җирле басма.

- Шушы араларда Чувашия Республикасының Батыр районындагы Тойси авылыннан бригада бездәге чиркәүнең гөмбәзен яба башлаячак. Эшне тизләтү өчен акчаның җитәрлек булуы кирәк, шуңа да халык ярдәменә таянабыз. Изге Троица бәйрәмендә авыл халкын бәйрәм белән котларга ккилгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чиркәү кирәк-яраклары өчен үз исәбеннән йөз мең сум акча бирергә вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Ул биргән акчага чиркәүнең икенче гөмбәзен ясаттык,аны шушы бригада урнаштырачак. Райондагы бердәнбер чиркәү төзелешенә ярдәм күрсәтүе өчен без аңа Рәхмәт хаты тапшырдык.

Аннан соң эчке стеналарын штукатурлау, сурәтләр төшерү, тәрәзәләр кую, иконостас урнаштыру эшләре калачак. Аларга заказ бирдек инде, - диде Василий Сергеевич. 

Район башлыгы әйтеп узганча, дини объектлар төзү өчен район бюджетында акча каралмаган. «Бу эш гомер-гомергә халыктан җыелган акчага башкарылган. Башланган төзелешкә ярдәм итәсем килде, шуңа да үземнән дә өлеш кертергә булдым»,- диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10