ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла

22 июнь 2018, 22:05 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла ТР Төзелеш министрлыгы һәм Зәй администрациясе зыян килгән йортны тиз арада тикшереп, җимерелгән бинаны төзекләндерү эшләре планын әзерләргә тиеш.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профиль ведомстволарына Зәйдәге торак йортларның берсендә газ баллоны шартлаганнан соң булган вакыйгаларны аерым күзәтү астына алуны йөкләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Шул исәптән Президент гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәбен, килгән зыянның күләмен ачыклауны һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәмне күрсәтүне йөкләде.

ТР Төзелеш министрлыгы һәм Зәй администрациясе зыян килгән йортны тиз арада тикшереп, җимерелгән бинаны төзекләндерү эшләре планын әзерләргә тиеш.

Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10