ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Татарстан инкассациясенең хезмәт күрсәтү өлкәләре арткан

22 июнь 2018, 18:29

Татарстан инкассациясенең хезмәт күрсәтү өлкәләре арткан Инкассация идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, күбесе инкассацияне кыйммәтле әйберләрне ташу белән генә шөгыльләнә дип уйлый.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, өстәмә хезмәт күрсәтү белән дә шөгыльләнә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

“Инкассация идарәсе дигәч тә, күп кеше инкассациянең кыйммәтле әйберләрне ташу белән генә шөгыльләнә дип белә. Безнең төп бурычыбыз – барлык банк һәм кредит оешмаларын акчалар белән тәэмин итү”, - диде Вәсим Вахитов.

Вәсим Вахитов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы инкассация идарәсендә яңа хезмәт күрсәтүләре ачылган. “Беренчедән, без исәпләү кассаларын булдырдык, ягъни инкассациягә бара торган акчаларны без үзебездә калдырып, аларны яңадан санап чыгарабыз, шикле булган акчаларны ачыклыйбыз һәм соңыннан кредит оешмалары буйлап тиз генә таратабыз. Безнең клиентларыбыз: “Газпром трансгаз Казань”, Татарстан энергетика компанияләре, барлык заправка комплекслары – “Таиф”, “Татнефтепродукт”, “Татнефть АЗС”, “Татавтодор”, газ заправкалары һәм шәхси заправкалар, “Пятёрочка” , “Магнит” кибетләре челтәрләре. Барысы да бездән канәгать кала. Иң беренчеләрдән булып “Пятёрочка” кибетләренә хезмәт күрсәтә башладык, инде дүрт елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Өстәвенә, без аларны тиенле акчалар белән тәэмин итәбез”, - диде ул.

Вәсим Вахитов сүзләренчә, соңгы арада Федераль законга төзәтмәләр кертелгән, хәзер касса аша үткән акчалар салым органнары тарафыннан онлайн режимда контрольдә тотыла башлаган. “Онлайн-касса”ның түбәндәге өстенлекләре бар: салым органнары белән эшләүдә тәҗрибәбез тупланган, шуңа күрә кассага эләккән акчаларның контрольдә булуы зарур. Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә кыенлыклар килмәсен өчен тырышабыз. Инкассациядә булган әйбер ватыла калса яисә аңа зарар килсә, берникадәр вакыттан төзәтеп, алмаштырып бирәбез, бернинди дә проблема юк”, - дип белдерде ул.

“Икенче яңа хезмәт күрсәтү төре – банкомат-терминалларны төзекләндерү. Алар хәзер бик күп таралган, барысы да техник яктан хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ. Әлеге программаны 6 ел элек өйрәндек, үзебезнең белгечләребезне әзерләдек. Бүгенге көндә килешү буенча 8 банкның банкомат һәм терминалларын карап торабыз.

Өченче яңа хезмәт күрсәтү төре – билгеле бер документларны юкка чыгару. Әлеге документлар гади кәгазь битләре түгел. Әйтик, кредитлык оешмалары, хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау оешмалары һ.б. документларын макулатурага гына тапшырып булмый бит. Бу өлкәдә инде өч ел элек хезмәт күрсәтә башладык, махсус белгечләребезне әзерләдек, кирәкле җиһазлар алдык. Документларны юкка чыгару хезмәтен сорап күп кенә министрлыклар, шулай ук дәүләт архивы да мөрәҗәгать итә башлады. Ул оешмаларга да, безгә дә отышлы. Шикләнгән очракларда, үзләре безгә килеп, документларның ничек юк ителгәннәрен карыйлар”, - диде Вәсим Вахитов.

Вәсим Вахитов соңгы арада тахографларны урнаштыру белән шөгыльләнә башлауларын әйтте. “Тахограф – автотранспортка куела торган контроль җайланмасы. Ул, очкычларга беркетелгән кара ящик кебек, бар әйберне дә яздырып бара. Моннан тыш, без үзебездә төрле банк, оешма машиналарын төзекләндерү белән дә шөгыльләнәбез”, - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы инкассация идарәсе күргәзмәгә куелган әйберләрне да ташу белән шөгыльләнә. “Безгә Мәдәният Министрлыгы мөрәҗәгать итә. Әйтик, Кремльдә узган күргәзмәләр вакытында мәдәнияткә кагылышлы кыйммәтле әйберләрне Россиянең башка төбәкләреннән ташырга туры килә. Моның өчен катгый таләпләр бар һәм без аларны тиешенчә үтибез. Бу өлкәдә инде шактый тәҗрибәбез җыелды, Россия буенча теләсә кайсы ераклыкка ташыйбыз. Ә Россиядән тыш, чит илләргә чыгара алмыйбыз, бу бары тик Россия инкассациясе рөхсәте белән генә булырга мөмкин, әмма тәҗрибәдә әле мондый очрак булмады. Бу да безнең яңа хезмәт күрсәтү төре булып тора”, - диде Вәсим Вахитов .

Вәсим Вахитов сүзләренчә, инкассация шартлаткыч матдәләрне дә ташый. “Шартлаткыч матдәләр ярдәмендә җир астыннан гипс һәм башка файдалы казылмалар алалар, ул шул вакытта кулланыла. Гомумән, шартлаткыч матдәләрне ташу өчен катгый таләпләр куелган. Мәсәлән, сәламәтлеккә куркыныч булган йөкләрне ташучының юлда вакытта машинаны туктатырга хокукы юк. Шуңа күрә без машиналарга ягулык өчен өстәмә урын урнаштырабыз. Ике йөртүче булып та машинаны туктатырга тыела. Россиянең регионнарында йөрү өчен ЮХИДИдан рөхсәт алабыз. Һәм тагын бер мөһим аспект: кыйммәтле әйберләрне ташу өчен лицензия булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Вәсим Вахитов сүзләренчә, ТР инкассация идарәсе быел музей ачарга планлаштыра. “ТРның инкассация тарихы бай, узган ел без аның утыз еллыгын билгеләп үттек. Шактый гына материал тупланды. Ул безнең алтын фондыбыз. Кайчандыр бездә хезмәт куйган инкассаторларны, ветераннарны да бәйрәмнәргә чакырып торабыз, аларга бүләкләр тапшырабыз. 1 август – безнең профессиональ бәйрәмебез, инкассатор көне. Музейны да шул көнгә ачарга уйлыйбыз. Инкассаторлык хезмәтенә багышлап биш ел элек һәйкәл дә ачтык. Без оешмабызны кадерлибез һәм аның белән горурланабыз. Үзебезне төрле яктан күрсәтергә тырышабыз”, - дип йомгаклады ул сүзен.

  • Татарстан Республикасы инкассация идарәсе Россия инкассациясенең филиалы. Ул 30 елдан артык инкассация һәм кыйммәтле әйберләрне ташу буенча хезмәт күрсәтә. ТР инкассация идарәсе хәзерге вакытта Россия инкассациясенең 77 бүлеге арасында беренче өчлеккә керә, ә аерым бер нәтиҗәләр белән беренче урында бара. Татарстан Республикасы инкассация идарәсенең клиентлары булып барлыгы 2000нән артык оешма, банк, хөкүмәт оешмалары, дәүләт органнары санала, юридик һәм физик затлар керә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10