ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Яңа министр Дамир Фәттахов яшьләр өчен милли проектларны тормышка ашырырга тели

22 июнь 2018, 14:31 , Фото: Рамиль Гали

Яңа министр Дамир Фәттахов яшьләр өчен милли проектларны тормышка ашырырга тели Минемчә, республикадагы һәрбер министрлыкта яшьләр белән эшләү буенча махсус программа булдырырга кирәк, диде ул.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов милли проектларны тормышка ашырырга һәм яшьләр белән актив эшләү буенча махсус программа булдырырга тели. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Минемчә, республикадагы һәрбер министрлыкта яшьләр белән эшләү буенча махсус программа булдырырга кирәк. Икътисад министрлыгы яшь эшмәкәрләр белән эш алып бара, мәдәният министрлыгы – иҗат вәкилләре белән. Әйтик, яшьләр министрлыгы, әлеге юнәлештә эш алып баручы орган буларак, һәрбер программаны төзүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашачак”, - диде ул.

Министр фикеренчә, милли проектларны тормышка ашыру зур әһәмияткә ия. “Актив яшьләр шушы эшчәнлектә, минемчә, мөһим рольне уйнарга тиеш. Миллине заманча һәм актуаль итү, ә заманчаны милли аспект аша күзаллау мөһим”, - диде Фәттахов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10