ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән, Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый

22 июнь 2018, 13:29 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән, Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый 2017 елда "Татнефть" компаниясе "Стратегия 2025"тә билгеләнгән барлык бурычларын да үтәде, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нефтьчеләр ярдәме белән, Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый. 2017 елда "Татнефть" компаниясе "Стратегия 2025"тә билгеләнгән барлык бурычларын да үтәде, диде ул. 

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре белән барды.  Ул "Татнефть” ГАҖ акционерлары җыелышында һәм Директорлар советы утырышында катнаша.

Татарстан Президенты компаниянең нефть табу һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге казанышларын искә алды. Узган елда компаниянең үсеш темпы 105,3 процент булып, илдәге нефть табучы компанияләр арасында иң зурларыннан берсе булган.

""Татнефть" компаниясенең соңгы биш елда нефть табу өчен чыгымнарның үсешен тотып тору мөмкинлеге булды. Чыгымнарның суммар үсеше өч процент калды, тармак буенча бу күрсәткечнең уртача зурлыгы 33 процент", - диде Миңнеханов.

"Күп очракта Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпларын саклый", - дип әйтте Татарстан Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10