ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр

22 июнь 2018, 13:12

Роспотребнадзор хаҗиларга кулны сабынлап юарга һәм дөяләргә якын килмәскә киңәш итә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хаҗга җыенучы Татарстан мөселманнарын Согуд Гарәбстанында таралган инфекцияләр (Якын Көнчыгыш коронавирус синдромы, Денге бизгәге һ.б.) хакында кисәтә.

Роспотребнадзор хаҗиларга кулны сабынлап юарга, ютәлләгәндә салфетка кулланырга, авырулар белән аралашмаска, кеше күп җыелган урыннарда марля бәйләвеч кияргә, дөяләргә якын килмәскә, кайнамаган дөя сөте һәм кайнамаган су эчмәскә киңәш итә. Авырып киткән очракта, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хайван тешләгән яки тырнаган очракта, әлеге урынны сабынлы су белән юып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шул ук вакытта, хаҗиның виза алу өчен менингококк инфекциясеннән прививка ясатуы турында гамәлдәге халыкара сертификаты булырга тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10