ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Татар дөньясы

Кырым татарлары милли байраклары көненә Кырым күперендә автойөреш оештыра

22 июнь 2018, 11:57 , Фото: скриншот

Кырым татарлары милли байраклары көненә Кырым күперендә автойөреш оештыра 26 июньдә Кырым татарлары флагы көне билгеләп үтелә.
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). 26 июнь көнне кырым татарлары, үзләренең байраклары көне уңаеннан, яңа ачылган күпердән машиналарда узачак. 
 
Бу көнне капма-каршы юнәлештә машиналар колоннасы, бер-берсенә каршы килеп, сәлам бирәчәк. 
 
"Керчен бугазының нәкъ уртасында урнашкан Кырым күперендә акциядә катнашучылар, Кубань һәм Кырым ягыннан килеп, бер-берсен "әссәләмәгаләйкүм, якташлар" дип сәламләячәк", - дип сөйләгән чара хакында Кырым Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек "РИА Новости"га.
Аның сүзләренчә, автомобильләр милли һәм дәүләт флаглары белән бизәләчәк. 
 
"Бу күпер кырым татарларын ярымутрау һәм материк белән бәйләде. Безнең күпер, һичшиксез, Россия Империясе заманынннан ук булган хыял. Аның чынга ашуы кырым татарларына яңа этәргеч бирде. Хәзер алар үзләрен географик яктан материк белән аерылган дип санамый", - дигән депутат. 
  • Кырым күпере - Европада иң озын күпер һәм аның озынлыгы 19 чакрымны тәшкил итә. Күпер 16 майда ачылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10