ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексеевскида яшәүчеләр иртәнге дүрттә Ватанны саклаучыларны искә алды

22 июнь 2018, 10:51 , Фото: alekseyevsk.ru

Алексеевскида яшәүчеләр иртәнге дүрттә Ватанны саклаучыларны искә алды Бу акциядә катнашучылар һәм иртүк Мәңгелек ут янына килүчеләр саны елдан-ел арта бара.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Алексеевск районының Җиңү паркында яшьләр һәм җәмгыять активистлары Ватан өчен гомерен биргән батырларны искә алырга җыелды, дип хәбәр итә районның "Таң" газетасы. Әлеге җыен Бөек Ватан сугышы башланган көннән соң 77 ел узуга һәм 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак оештырылды.

“Свет миру” православие хәрәкәте, Аграр көллияте студентлары, "Станица Алексеевская" казаклары, “Звезда” хәрби-тарихи клуб әгъзалары һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, әле бик иртә булуга кармастан, сугыштан кайтмаучылар истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык игълан иттеләр.

Ветераннар советы әгъзасы Евгений Боровков яшьләргә мөрәҗәгать итте. Евгений Иванович өлкән буын сугыштан кайткан фронтовикларның халык хуҗалыгын торгызырга керешкәннәрен хәтерли, дип искәртте. Алар башкаларга шулай үрнәк күрсәтте, диде ул.

“Звезда” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Осянин сугышта һәлак булган геройларны онытмау - һәр кешенең бурычы, дип билгеләп үтте.

Шулай ук Мәңгелек ут янында “Бердәм Россия” партиясенең “Тарих истәлеге” проекты кысаларында "Станица Алексеевская" казаклар җәмгыяте атаманы ярдәмчесе Алексей Вангаев Владислав Осянинга Җиңү байрагы күчермәсен тапшырды. Хәзер Җиңү символы “Звезда” хәрби-тарихи клуб музеенда торачак.

 Бу акция традициягә әйләнә һәм ел саен иртән иртүк Мәңгелек ут янына килүчеләр саны арта, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10