ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында өч машина бәрелешеп, 4 яшьлек кыз бала зыян күргән

22 июнь 2018, 09:54

Юл-транспорт һәлакәте Усад авылы борылышында Казан-Боровое Матюшино юлында булган.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Лаеш районында ике җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Казан-Боровое Матюшино юлында “Тойота Аурис”, “Киа Сид” һәм “ГАЗ-3307” автомобильләре бәрелешкән.

Һәлакәттә  42 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз зыян күргән. Зыян күрүчеләрне Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китергәннәр.

Һәлакәт урынында 119 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машиналарның аккумляторларын сүндергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10