ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Италия Сабан туенда җырчы Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән

22 июнь 2018, 11:12 , Фото: Лилия Шәйхиева

Италия Сабан туенда җырчы Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән Италиянең Болонья шәһәрендә беренче тапкыр узган Сабан туенда Татарстан артистлары катнашкан.
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Италиянең Болонья шәһәрендә беренче тапкыр узган Сабан туенда танылган артист Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Италиядә Татар диаспорасы рәисе Лилия Шәйхиева хәбәр итте. 
 
Бәйрәм Молинелла аэродромында узган. Тамашачылар каршында Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, опера җырчысы Алисә Мамина да чыгыш ясаган. 
 
Татарларга ярдәм йөзеннән рус диаспорасының "Русская душа" ансамбле, Перу диаспорасының "Ялсури" ассоциациясе, Италиянең "La Mucca" бию коллективы катнашкан. Аларның репертуарында 50 дән артык Латын Америкасы биюе бар. Сабан туенда алар шуларның кайберләрен башкарган. 
 
Шулай ук Гарәп Әмирлекләре, Франция вәкилләре дә милли бәйрәмдә катнашкан. 
 
Кунакларны чәк-чәк, вак бәлеш, пәрәмәч, өчпочмаклар белән сыйлаганнар. "Кунаклар кечкенә очкычларда очты. Балаларга бассейн куелган иде",- диелә хәбәрдә. 
 
Айдар Сөләйманов һәм Дубайда татар-башкорт Ассоциациясе рәисе Мөхәмәд Шәнгәрәй парашют белән сикергән. 
 
Шулай ук чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, йомырка белән йөгерү кебек уеннар да оештырылган. 
 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10