ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

Әлмәттә чәчәкләр бәйгесе узды

22 июнь 2018, 00:00 , Фото: Фотолар мәгариф идарәсе сайтыннан алынды.

Әлмәттә чәчәкләр бәйгесе узды Нәтиҗәдә 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасы I урынга лаек булды.

(Әлмәт, 22 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт паркында иң матур чәчәк композициясенә бәйге булып узды, дип яза җирле басма.

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм шәһәр паркының хәйрия фонды оештырган әлеге чарада 22 балалар бакчасы катнашты. «Иң яхшы җәйге букет, иң яхшы чәчәк композициясе» бәйгесендә тәкъдим ителгән эшләр үзенчәлекле булулары белән аерылып торды. Нәтиҗәдә 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасы I урынга лаек булды. 4 нче «Дуслык» һәм 23 нче «Бәләкәч» учреждениеләре II урынны бүлеште. 3 нче «Могҗизалар шәһәрчеге», 27 нче «Нәни куллар» һәм 60 нчы «Тату гаилә» бакчалары III урынны яулады. Калганнар төрле номинацияләрдә билгеләп узылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10