ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә Кулчатырлар парады узачак

22 июнь 2018, 09:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Әгерҗедә Кулчатырлар парады узачак Бәйге эшләренә бәя биргәндә, туган якны, яхшылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны чагылдырган зонтларга өстенлек биреләчәк.

(Әгерҗе, 22 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ чарасы кысаларында Кулчатырлар парады уздыру планлаштырыла, дип яза җирле басма.

Парадта катнашу өчен, әзер зонтны матур итеп бизәргә яки салам, тал чыбыгы, пластик шешә кебек әйберләрдән кулдан ясарга була. Тематикасы да төрлечә: әкият герое, чәчәкләр, хайваннар һ.б.лар. Бәйге эшләренә бәя биргәндә, туган якны, яхшылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны чагылдырган зонтларга өстенлек биреләчәк.

Конкурста  “Иң креатив зонт“, “Иң күңелле зонт“, “Гаилә зонты“, “Икебез өчен зонт“, “Челтәрле зонт“ номинацияләре булачак.

Һәр номинация буенча җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10