ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Авыл

Чирмешән районында быел мини-ферма төзүчеләргә бушлай материаллар бирәләр

22 июнь 2018, 06:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районында быел мини-ферма төзүчеләргә бушлай материаллар бирәләр Ун авыл җирлегеннән тагын 21 хуҗалык бу программага кереп эш башлап җибәргән.

(Чирмешән, 22 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында быел мини-ферма төзүчеләргә бушлай цемент, агач материалы да бирәләр. 2015 елның декабреннән 2018 гыйнварына кадәр районда 83 кешегә мини-ферма төзү өчен субсидия бирелгән. Кайбер сәбәпләр аркасында өч хуҗалык бу ярдәмнән баш тарткан, шулай итеп, бүген районда 80 мини-ферма исәпләнә. Шуларның 15се субсидияне әле 2017 елда гына алган, дип яза җирле басма.

Ун авыл җирлегеннән тагын 21 хуҗалык бу программага кереп эш башлап җибәргән. Шуларның 18сенә район ярдәме – төзелеш өчен керамзит блоклар үткән елда ук бирелгән. Бу ярдәмне әле быел гына алган өч хуҗалык та төзелеш эшләренә керешкән. Тик дүрт шәхси ярдәмче хуҗалыкта хәрәкәт сизелми әле. Үткән ел бирелгән керамзит блоклар да кузгалмаган.

-Алдагы еллардан аермалы буларак, быел мини-ферма төзергә теләк белдерүчеләргә район бушлай бер тонна цемент һәм 5 куб агач материал белән дә булыша, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Төзүчеләрнең барысы да цемент алды, стеналарын күтәреп бетерүчеләргә пиломатериал да бирелә. Без, комиссия белән, мини-ферма төзүчеләрнең эш барышы белән йортларына барып, танышып торабыз. Быел тагын биш хуҗалык мини-ферма төзү программасына керү өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә документлар тапшырды.

Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле, Иске Котыш авыл җирлекләрендәге мини-ферма хуҗалары төзелеш эшләрен актив башлап җибәргәннәр. Тик менә Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә эшләр бик начар, Лашман җирлегендә дә төзелешне озакка сузучы хуҗалыклар бар.

Иң күп мини-ферма Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, биредә дәүләт ярдәме белән 13 кеше үзенең хуҗалыгын киңәйткән. Иске Кади җирлегендә бер елда 12 мини-ферма төзелгән. Шуның хисабына савым сыерларының саны 28дән 64кә җиткән. Лашман авыл җирлегендә 11 хуҗалык дәүләт ярдәме белән мал санын арттырган. Шул ук вакытта бер генә мини-ферма да төземәгән авыл җирлекләре дә бар. Күтәмә, Түбән Кармалка, Шешминка авыл җирлекләре башлыкларына бу юнәлештә, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк, диелгән район хәбәрләрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10