(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанның Илеш районында атта барганда һәм традицион уктан ату буенча "Мәргән укчы" халыкара фестивале быел өченче тапкыр була. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Фестивальдә ике турнир — район башлыгы призына атка атланып барганда уктан ату һәм традицион уктан ату булачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча Башкортстанның иң яхшы 12 укчысы ачыкланачак. Алар республиканы төбәкара һәм халыкара турнирларда тәкъдим итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Шулай ук “Евразия Кубогы” халыкара турнирын уздыру планлаштырыла. Анда Башкортстан җыелмасы, шулай ук Россия һәм чит ил укчылары да катнашачак.
“Ярышта катнашу өчен йөздән артык кеше гариза бирде. Алар Словакия, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Башкортстаннан, шулай ук Россия төбәкләреннән килә”, — дип сөйләгән оештыручылар.
- Чара 6-7 июльдә булачак. Фестивальне уздыруга Башкортстан башлыгы 90 мең сум грант бүлеп биргән.
Фестиваль халыкның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау, укчы спортын популярлаштыру өчен оештырыла дип хәбәр итә Башкортстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.