ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара

21 июнь 2018, 19:48

Делегация составына халык арасыннан активистлар, берничә җирле депутат һәм журналистлар керә.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга барачак. Швейцариягә күптән көтелгән сәяхәт 25 июньдә була.

  • Осиново бистәсе янында Татарстанда беренче чүп яндыру заводы төзеләчәк. Делегация Люцерн шәһәренә шундый завод белән танышу өчен барачак.

“Әлеге урын анда да, бездә булырга тиешле кебек үк, Швейцария-Япония технологиясе кулланылганы өчен сайланды. Швейцария – сырлары, шоколады һәм чиста һавасы белән данлыклы ил. Шулар белән горурланучы ил шундый завод төзергә курыкмаган һәм ул завод бик яхшы эшли. Инвестор әлеге үрнәкне күрсәтәсе килә”, - дип сөйләде бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Делегация составына халык арасыннан активистлар, берничә җирле депутат һәм журналистлар керә. Сәяхәт озак булмаячак: 28 июньгә – Татарстанда чүп яндыру заводы төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары билгеләнгән көнгә, делегатлар кайтып җитәргә тиеш.

Инвестор сәяхәттә катнашучыларга сөйләрлек сүз булачагына һәм заманча чүп яндыру комплексларына карата аларның фикерләре тулысынча үзгәрәчәгенә ышана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10