(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов PAX Technology Limited җитәкчелеге белән очрашу вакытында Татарстанны бу компания белән хезмәттәшлек кызыксындыруын әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Татарстан PAX Technology Limited комапниясе белән хезмәттәшлекне үстерергә тели", - диде Рөстәм Миңнеханов.
- PAX Technology Limited компаниясе бүгенгә бөтен дөньяда банк түләү терминаллары базарында алдынгылардан санала.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә. Татарстан Кытайның өч провинциясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 2017 ел йомгаклары буенча КХР белән товар әйләнеше 50 процентка арткан. Уңай мисал итеп Рөстәм Миңнеханов республикада «Хайер» компанияләре бизнесын китерде.
PAX Technology Limited комапниясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында «Инпас Компани» ҖЧҖ генераль директоры Илья Коробов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, «Digital Loyalty System» (Казан) компаниясе ваклап сату процессына идарә һәм сатучыларны идентификацияләү өчен сервис эшләгән. Компания шушы сервисны тәкъдим итә.
PAX Technology Limited вәкилләре Казанда вакытта «Digital Loyalty System»да булганнар һәм партнерлык вариантлары турында фикер алышырга әзер булуларын әйттеләр.