ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте

Рәсми Татарстан

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды

21 июнь 2018, 16:25 , Фото: tatarstan.ru

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды  Бүген Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашты.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”).  Россия - Иран хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Иран Ислам Республикасы белән багланышларны югары бәяли. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашуда җиткерде.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу башында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда кичәге Иран – Испания матчында Иран җыелма командасының лаеклы уйнавын билгеләп узды.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Россия-Иран багланышларының бүгенге көндә барлык юнәлешләрдә үсүен, шулай ук төбәкара дәрәҗәдә активлык күрсәтүнең мөһимлеген әйтте.

Шулай ук ул Казанда 10 елдан артык Иранның генераль консуллыгы эшләп килүен искә төшерде. Россия төбәге буларак, Татарстан төбәкара элемтәләрне Иранның ике провинциясе – Хорасан-Резави һәм Көнчыгыш Азәрбайҗан белән алып бара.

“Безнең икътисади элемтәләр әлегә түбән, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Эшне активлаштырырга кирәк”.

Татарстан Президенты төбәктә ислам дине белгечләрен әзерләүче Болгар ислам академиясе ачылуын әйтте. Без сезгә консультация, тәҗрибә уртаклашуны сорап мәрәҗәгать итәчәкбез, безнең соңгы ун елларда дини белем бирүдә күп нәрсә югалды, диде ул Иран илчесенә мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов Иран эшкуарларына Россия базарына чыгу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Иранда Россиядә ихтыяҗ булган товарлар күп һәм бизнес уңышлы булачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты кичә, 20 июньдә, Казанда Ираннан концерт белән симфоник оркестрның уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтте. “Иран музыкантлары концерты – безнең мәдәни элемтәләр өчен зур ярдәм”, - диде ул.

Үз чиратында Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи Казанның Иран делегациясен җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук бүген Татарстан һәм Иран арасында дусларча багланышлар булдырылуын, эшлекле элемтәләр салынуын әйтте. Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек булуын, Татарстанда Ираннан 250 студент укуын билгеләп узды.

Очрашу барышында Казанда “Мир Бизнес Банк” АҖ банкы филиалы ачылу мөмкинлеге әйтелде. Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм Мехди Санаи Иран компанияләренең “Татнефть”ГАҖе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Яклар Татарстан һәм Иран арасында төбәкара хезмәттәшлектә, бизнес-партнерлык үсешендә, шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасы аша багланышларны киңәйтергә һәм ныгытырга килештеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10