ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында «КамАЗ» астына килеп кергән җиңел машина шоферы һәлак булган

21 июнь 2018, 16:43

Лаеш районында «КамАЗ» астына килеп кергән җиңел машина шоферы һәлак булган Авария бүген Казан–Оренбург трассасында – Бимә авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Лаеш районында «КамАЗ» астына килеп кергән җиңел машина шоферы һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Казан–Оренбург трассасында – Бимә авылы янында юл һәлакәте булуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген көндез килгән. Шаһитлар юлда «Хендэ Солярис» автомобиле һәм вак таш төялгән «КамАЗ» йөк машинасының «маңгайга-маңгай» килүе хакында хәбәр иткән.

Нәтиҗәдә, Корея автомобиле юл читенә очкан һәм чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән. «КамАЗ» исә яны белән әйләнгән, әрҗәсендәге вак таш җиргә коелган.

Урынга килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре җиңел автомобильдән шоферның үле гәүдәсен чыгарган.

Шаһитлар әйтүенчә, чит ил автомобиле, каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән бәрелешкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10