ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда банктан 6 миллион сум акча урлаган ике хезмәткәрне хөкем итәчәкләр

21 июнь 2018, 15:39

47 яшьлек ир-ат үзенең хезмәттәше белән «шикле» клиентларга кредит килешүләре төзегән.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Казанда банктан 6 миллион сум акча урлаган ир-ат белән хатын-кызны хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

2012-2013 елларда «Хоум Кредит энд Финанс Банк»ның 47 яшьлек хезмәткәре, шушы ук финанс оешмасында эшләүче 27 яшьлек хатын-кыз хезмәттәше белән, «шикле» клиентларга кредит килешүләре төзегән. Алар банкка клиентларның эш урыны һәм керемнәре турында ялган мәгълүматларны үз эченә алган документлар тәкъдим иткән. Шуның нәтиҗәсендә банкка китерелгән зыянның күләме 6 миллион сумга җиткән.

Аферистлар 2014 елдан бирле эзләүдә булган. Бары тик өч ел узгач кына аларның эзенә төшкәннәр.

Кыз үзенең гаебен тулысынча таныган. Аның 47 яшьлек хезмәттәше исә гаебен өлешчә генә таныган һәм тикшерү үткән вакытта сак астына алынган.

Җинаять эше Казанның Совет районы судына тапшырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10