ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Спорт

Кырым татар егете Артур Зыятдинов Монреальдә профессиональ бокс кичәсендә җиңү яулаган

21 июнь 2018, 13:47 , Фото: Артур Зыятдинов

Кырым татар егете Артур Зыятдинов Монреальдә профессиональ бокс кичәсендә җиңү яулаган Боксчының көндәше – үзеннән биш яшькә өлкәнрәк Мексика кешесе.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Монреальдә үткән профессиональ бокс кичәсендә кырым татар егете Мексика кешесенә каршы көрәштә җиңү яулаган. Бу хакта профессиональ бокс остасы, кичәдә җиңү яулаган Артур Зыятдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үзе сөйләде.

“Алты раундның алтысын да мин үткәрдем, очколар буенча җиңеп чыктым. Бергә-бер көрәштә икедән артык раундта мин үземне әле беренче тапкыр гына сынап карадым, бокстан үземә зур тәҗрибә тупладым. Профессиональ бокс кичәсенә, гадәттәгечә, Монреаль шәһәрендә әзерләндем. Иң яхшы боксерлар белән генә күнекмәләр ясадым. Алар арасында Колумбия боксёры Элайдер Альварес, Канада боксёры Симон Кин бар иде. Алар миңа әзерләнергә чын-чынлап ярдәм итте”, - дип сөенече белән уртаклашты Артур Зыятдинов.

Артур Зыятдинов көндәше турында да сөйләп китте: “Көндәшем Мексика егете иде. Аңа 27 яшь, миннән биш яшькә олырак. Ул барлыгы уналты тапкыр көндәшен нокаутта калдырып җиңгән һәм дүрт тапкыр оттырган. Бик түземле һәм тәҗрибәле боксчы, ул иң яхшы спортчыларга гына җиңелгән”, - диде ул.

“Нокаут белән җиңәсем килсә дә, нәтиҗәм белән бик канәгатьмен. Бу минем киләчәк профессиональ карьерам өчен олы тәҗрибә булды. Минем девизым - "Ышан, эшлә һәм барысы да килеп чыгачак!”, - дип белдерде Артур Зыятдинов.

Артур кечкенә яшеннән үк спорт белән кызыксына башлаган: “Мин бокска унөч яшемдә килдем, анда дустым белән бардык. Баштан ике ай тирәсе генә шөгыльләнермен, дип кенә уйладым. Әмма беренче тренировкадан соң, миңа бик ошап китте һәм ике айдан соң Кырым чемпионатында җиңүгә ирештем. Барысы да шуннан башланды”, - дип сөйләде боксчы.

“Минем өчен җан атып, көч биреп торган барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан Республикасыннан булган җанатарларыма зур сәламнәр ирештерәм. Беркадәр ял итеп алганнан соң, Алла боерса, мин яңадан бокска әзерләнәчәкмен һәм үземнең җиңүләрем белән сөендерермен, дип өметләнәм”, - диде Артур Зыятдинов.

Артур булачак боксчыларга киңәшләрен дә бирде: “Бер башлагансың икән, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Яңа гына шөгыльләнә башлаган боксчыларга физик үсеш, бокс техникасы турында онытмаска, сәламәтлекләрен кайгыртып торырга киңәш итәм”, - диде ул.

  • Артур Зыятдинов – кырым татар егете, хәзерге вакытта Канадада яши. 20 яшендә профессиональ боксчы булып формалаша. Артурның беренче профессиональ дебюты 2015 елның 17 июнендә була. Егет каратэ, ирекле көрәш, зур теннис белән дә мавыга. Артур Зыятдинов промоутер оешмасы һәм менеджер белән килешү төзегән, Канадага күптән түгел генә Симферопольдән күченгән. Кырым федераль университетында юринспруденция юнәлешендә белем ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10