ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казандагы яңа метро станцияләренең исемнәре билгеле булды

21 июнь 2018, 11:36 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казандагы яңа метро станцияләренең исемнәре билгеле булды Шәһәр башкарма комитеты карарында Казан метросының икенче линиясендәге дүрт станциянең атамасы күрсәтелә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок станцияләренең исемнәре билгеле булды. Татарстан башкаласы башкарма комитетының шул хактагы карары мэрия сайтында чыккан документлар җыентыгына кертелгән.

Фучик урамындагы станциягә - «Юлиус Фучик урамы», Ломжа һәм Фучик урамнары чатындагысына - «ТАССРның 100 еллыгы», А.Камалиев проспектындагы станциягә «Академик Сахаров урамы» дигән исем биреләчәк, «10нчы микрорайон» тукталышы янындагы станция шул ук исем белән аталачак.

  • Хәзерге вакытта Казан метросының бер линиясендә 10 станция исәпләнә. 11нче - «Имәнлек» станциясен ачу берничә тапкыр кичектерелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10